8 октябрь 2015 яңалыклары
-
“Бөгелмә энҗеләре”
Хөрмәтле якташлар! 15 октябрь көнне Татар мәдәният үзәгендә, илебездә бара торган Әдәбият елы кысаларында, әле яңа гына китаплары басылып чыккан шәһәрдәшләребез, райондашларыбыз белән очрашу үткәрелә. "Бөгелмә энҗеләре" дип исемләнгән әлеге китапларны тәкъдир итү, бакыйлыкка күчкән милләттәшләребезне яд итү чарасына рәхим итегез! Башлана 14 сәгатьтә.
-
Дәресләр башлана
Татар мәдәният үзәгендәге Ислам нигезләрен өйрәнү курсы үзенең эшен башлап җибәрә. Тәҗрибәле мөгаллимә, хаҗия Чәчкә Миркасыйм кызы Сәлимова шимбә көннәрдә (сәгать 10да) Ислам дине тарихы, нигезләре турында белешмә бирә, гарәп имлясына өйрәтә, тәҗвид кагыйдәләре белән таныштыра. Дәресләргә теләгән һәр кеше йөри ала.
-
Беренче кар яуган!
Кичтәнге кап-кара җирне Бүген ап-ак кар каплаган. Алтын көзләр булмагандай, Яфраклар да калмаган. Кар яуганын да күрмичә, Төнем үткән йокыда. Күктә тоташ ак болытлар Каплаган кояшны да. Ел фасылы алышына, Бу - Ходайның рәхмәте. Тик була гына күрмәсен Кешеләргә михнәте. Хәерле гомерләр телик, Изге гамәлләр кылып. Ходай уң итсен барысын,...
-
Хезмәткә хөрмәт
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен сәламәтлеге ягыннан мөмкинлек-ләре чикләнгән укучылар, тәрбияләнүчеләр өчен "I, II төрдәге Бөгелмә махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет махсус (коррекцияле) мәгариф учреждениесенең биология һәм химия укытучысы Елена Нәфис кызы ЯХИНАга "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.